“Мәхәббәт һәм тугрылык – гаиләнең ике канаты” күргәзмәсе

2017 елның 7 июле, җомга

8 июльдә россиялеләр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кебек искиткеч бәйрәмне билгеләп үтәләр. Бәйрәм 2008 елда Бөтенроссия ир белән хатын мәхәббәте һәм гаилә бәхете көне буларак булдырыла. 8 июльдә тагын чиркәү бәйрәме – изге Петр һәм Феврония истәлеге көне билгеләнә. Алар гаилә һәм никахны канат астына алучылар булып санала. Әлеге изге парның «Повесть о Петре и Февронии Муромских» исемле борынгы рус повестендә тасвирланган мәхәббәт тарихы белән үзәк китапханәдә “Мәхәббәт һәм тугрылык – гаиләнең ике канаты” күргәзмәсендә танышырга була. Анда бәйрәм тарихы, гореф-гадәтләр, йолалар һәм бу көндәге билгеләр турында әдәбият тәкъдим ителгән. Бәйрәм символы – ромашка, нәкъ менә ул мәхәббәт символы булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International