Район башлыгы Михаил Афанасьев Кытайның иң эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең берсе - «Хунань Цзиньчжоу Чай» хуҗасы – 12 чәй плантациясе иясе һәм чималны эшкәртү буенча шәхси фабрика хуҗасы белән эшлекле очрашу үткәрде.
«Хунань Цзинчжоу Чай» үз продукциясен бар дөнья буйлап экспортлый: Евроберлек илләренә, Америкага, БДБ илләренә һәм башкаларга.
Әлеге компания чәй продукциясен төрү һәм киләчәктә сату өчен китерәчәк. Продукцияне төрү белән Лаеш районының “Сокуры” сәнәгать мәйданчыгы резиденты шөгыльләнәчәк.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте