Республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачу, инженер-техник кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатында 2017 елның 15 июненнән 18 ноябренә кадәр эшләүче яшьләрнең һәр елны үткәрелә торган V республика телевизион иҗат фестивале үткәрелә. Ул үз эченә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Казан шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, суперфиналны һәм Казан шәһәрендә гала-концертны ала. Фестивальдә төрле номинацияләрдә район предприятиеләре һәм оешмалары командалары да, аерым башкаручылар да катнаша ала.