Чирпыда кәшәнә ачылды

2017 елның 14 июле, җомга

Бүген Чирпы авылында меценатлар һәм җирле кешеләр акчасына салынган Петр һәм Павел кәшәнәсен ачу булды. Чарада район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Храмны районның христиан дине башлыгы Федор атакай изгеләндерде. Татьяна Борһанова Петр Воробьев белән Елена Кузнецовага Чирпы авыл җирлеген үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен район башлыгының Рәхмәтен тапшырды. Кәшәнә аларның турыдан-туры ярдәме белән салынган.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International