Үзәк балалар китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге китап укучылар өчен «Пять нот здоровья» китап күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмә 5 бүлектән тора. Беренче «Спорт ради здоровья, здоровье ради жизни» бүлегендә спортның төрле төрләре турында әдәбият тәкъдим ителгән, анда дәвалау физкультурасы һәм гимнастика буенча материаллар бирелгән. «Вода - родник здоровья» бүлегендә суның файдасы турында әдәбият куелган. «Смех как лекарство» бүлеге яшь укучыларны В.Драгунский, Н.Носов, Б.Вайнер һәм башка язучыларның күңелле һәм кызыклы хикәяләре белән таныштыра. «Растения бальзам для души» бүлегендә дару үләннәре турында белергә була. «У здоровья есть враги» бүлегендә тәкъдим ителгән әдәбият начар гадәтләрдән баш тартырга ярдәм итә.
Күргәзмәдә бирелгән әдәбият яшь укучыларга үз сәламәтлекләрен ныгытырга һәм аны кайгыртырга булыша.