Лаешның тернәкләндерү үзәгендәге балалар керпене коткардылар

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Һәр атнаны балалар спорт мәктәбенең спорт мәйданчыгына спорт уеннары уйнарга йөриләр. Бу юлы да балалар күңелле гөрләшеп мәйданчыкка юнәлделәр. Мәйданчыкка килгәч алар яшел үлән арасында җәтмәгә буталган керпене күрделәр. Керпе бик кечкенә һәм тоткынлыктан котылырга теләп бик хәлсезләнгән иде. Бар балалар йөзендә дә җан иясен жәлләү чагылды.

Балалар бергәләп керпене коткарырга керештеләр: кемдер тотып торды, кемдер буталган төеннәрне чишәргә тырышты, башкалар якын-тирәдән кул астындагы материаллар эзләде. Әлбәттә инде, керпе баласы коткарылды һәм аны якындагы куаклыкка илттеләр.  Балалар бәхетле һәм үзләреннән канәгать булып спорт мәйданчыгына юнәлделәр.

Алар керпе баласына икенче икенче тормыш бүләк итүләренә ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International