Лаеш укытучылары Алабугада халыкара фестивальдә катнаштылар

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

7 августтан 9ына кадәр Алабугада мәктәп укытучыларының VIII халыкара фестивале үтте, анда Лаеш районы вәкилләре дә катнашты: Усады прогимназиясенең директор урынбасары К.З.Дәминова, Пәрәү мәктәбенең директор урынбасары Ф.Т.Бикмуллина, Лаешның 1нче гимназиясенең химия һәм биология укытучысы Е.В.Аникина, 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Н.Карпова, Габишево мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы М.В.Шаронова. Фестиваль кысаларында педагоглар модераторлары чит ил һәм Россия университетлары һәм бизнес мәктәпләре укытучылары булган осталык сәгатьләрендә катнаштылар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International