Танып белү-уен программасы оештырылды

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Кеше искиткеч организмга ия. Әмма аны ничек сакларга? Һәм ни өчен? Безнең организмга кем дә булса яки нәрсә дә булса яныймыни? Шуларны аңларга ярдәм итү өчен Балалар һәм Үзәк китапханәләр хезмәткәрләре балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен “Чайка” лагерендә «Мальчикам и девочкам – советы доктора Неболейкина» танып белү-уен программасы оештырдылар. Анда балалар «Болезни Винни – Пуха» исемле могҗизалы әкият белән таныштылар. Аннан соң доктор Неболейкин һәм балалар сәламәтлекнең нәрсә булуы, үзләренең ни өчен сәламәт булырга теләүләре, сәламәтлекне ныгыту өчен үзләренә ничек ярдәм итәргә икәнлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук табышмакларга җавап таптылар, ребуслар чиштеләр, «Можно и нельзя» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, физкультминутларда катнаштылар һәм сорауларга җавап бирделәр: нинди предметлар һәм әйберләрне уртак кулланырга була, ә кайсыларын индивидуаль файдаланырга кирәк (кулъяулык, карандашлар, тарак, китаплар, уенчыклар, теш пастасы һәм башкалар). Балалар 3 мөһим хакыйкатьне үзләштерделәр һәм истә калдырдылар: Авыру начар! Сәламәт булу яхшы! Белемнәр артык булмый!

Чара азагында балалар шундый нәтиҗәгә килделәр: “безнең сәламәтлек – үз кулыбызда” һәм бер-берсен сәламәтлекләрен ныгытырга, кечкенәләргә үрнәк булырга, начар гадәтләрдән арынырга, дөрес юлны сайларга чакырдылар, чөнки дөньяда шатлыклар, тәм-томнар, төсләр, кызыклы нәрсәләр шулкадәр күп бит.

Чара кысаларында балалар өчен  «Литературная скамейка» оештырылды, анда балалар өчен иң кызыклы һәм танып белергә өйрәтә торган китаплар тәкъдим ителгән, теләге булган һәркем үзенә ошаган китапны сайлап ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International