Безнең җәмгыятьтә рухи һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Ташкирмән мәктәбе замана белән бергә атларга тырыша. Укучылар үз халыкларының мәдәниятен һәм тарихын өйрәнеп кенә калмыйлар, ә аларны Россиянең төрле почмакларыннан килүче туристларга аңлаешлы һәм кызыклы формада тәкъдим итәләр. Бүген Ташкирмән мәктәбенә Екатеринбург, Белгород, Новоуральск, Всеволожск, Новосибирсктан туристлар килде. Гадәттәгечә аларны мәктәпнең “Көмеш” иҗат коллективы каршы алды. Туристларны керәшеннәрнең үзенчәлекле фольклоры һәм мәктәпнең туган якны өйрәнүче этно-музееның кызыклы экспозицияләре белән таныштырдылар.