Җәйнең соңгы аенда халык аеруча хөрмәт итә һәм ярата торган берьюлы өч бәйрәм үтә. Август Спаслары традициясе борынгы заманда ук туган һәм ел саен үткәрелә.
Җәйге өч Спас башта уңыш җыюга багышланган була, ә христиан дине кабул ителгәннән соң чиркәү тантаналарына туры китереләләр. Шуңа күрә һәрбер Спас – Бал, Алма һәм Чикләвек - Коткаручыны данлауга юнәлтелгән православие бәйрәмнәренә туры килә, аларның исемнәре дә шуның белән аңлатыла. Спаслар үзләренә христиан һәм халык йолаларын сыйдырган, алар берничә гасыр эчендә бер-берсе белән үрелгән һәм аерылгысызга әйләнгән. Борынгы гадәтләр бүгенге көнгә кадәр хөрмәт ителә.
Үзәк китапханәдә «Три Спаса – три праздника!» иллюстрацияле китап күргәзмәсе оештырылган, анда бәйрәм тарихы, гореф-гадәтләр, йолалар һәм бу көндәге билгеләр турында әдәбият тәкъдим ителгән.