Лаеш тернәкләндерү үзәгендәге инвалид балаларга районның мәшгульлек үзәге белгече консультация бирде.

2017 елның 12 августы, шимбә

Лаеш тернәкләндерү үзәгендәге инвалид балаларга районның мәшгульлек үзәге белгече консультация бирде.

Әйдәүче белгеч Елена Антонова белән кызыклы һәм файдалы әңгәмә барышында инвалид балалар үз омтылышлары һәм физик мөмкинлекләренә бәйле төстә төрле һөнәрләр алу мөмкинлеге белән таныштылар. Алар аны урта һәм гомуми белем алу барышында гамәлгә ашыра алачаклар.

Сорау зур булган һөнәрләр видеоролик сыйфатында тәкъдим ителгән, бу һөнәрләрнең хезмәт мөмкинлекләрен һәм перспективаларын ачыграк чагылдырырга ярдәм итте.

Ахырда балаларга һөнәрләр буенча буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International