Чирпы китапханәсендә яхшы гадәтләр көне

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Чирпы авылы китапханәсендә "Словом можно исцелить" дигән яхшы гадәтләр көне үткәрделәр. Әлеге чараның максаты балалар игътибарын яхшы гадәтләр кагыйдәләренә юнәлтү, этикет кагыйдәләрен үтәгәндә аралашуның нинди күңелле булырга мөмкинлеген күрсәтү иде.

Балалар этикет тарихы һәм әлеге сүзнең нәрсә аңлатуы турында белделәр, этикетның төп таләпләре белән таныштылар, аннан соң конкурсларда актив катнаштылар: бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтергә өйрәнделәр, туп ярдәмендә түгәрәк буйлап яхшы һәм ягымлы сүзләр әйттеләр, «Вежливо - не вежливо» уенын уйнадылар. Анда төрле гамәлләр аталды, ә балалар ул гамәлләрнең яхшымы, юкмы икәнлеген билгеләделәр. «Волшебные слова» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, алар транспортта, табын артында, телефон аша аралашканда һәм башка очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән бәйле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International