Лаеш районында Урак-2017 нең иң кызган чагы

2017 елның 18 августы, җомга

Лаеш районы хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе кыза бара.

2017 елның 16 августына сводка:

- Басуларда 65 комбайн эшли (план буенча – 70 берәмлек);

- Гомуми мәйданы 23 976 га булган барлык культураларның 7 356 га мәйданы суктырылган, бу планның 31 %ын тәшкил итә;

- 23 925 тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңдырышлылык гектарына 32,5 центнер тәшкил итә. Иң югары уңдырышлылык Сәетов И.Р. да – 43 ц/га;

- 10 400 тонна печән, 62 100  тонна сенаж, 1 300 тонна салам әзерләнгән;

- Тәүлегенә 56 700 кг, 1 сыерга 13,6 кг сөт җитештерелгән. Иң күп сөтне “Семиречье” агрофирмасында савып алганнар – тәүлегенә 11 602 кг.

Ял вакытын нәтиҗәлерәк үткәрү һәм комбайнчылар белән механизаторларга стимул бирү өчен басуларда агитбригадалар эшли һәм иң яхшы хезмәтчәннәр билгеләнә, аларга район башлыгы Михаил Афанасьевтан акчалата премияләр тапшырыла. Шулай ук Лаеш комбайнчылары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан 100 мең сум күләмдәге премиягә конкурста катнашалар.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International