Урып-җыю лидерлары

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

11 августтан 17сенә кадәр чорда район комбайнчылары арасында җиңүче булып “Атабай” ЧҖҖдән КЗС-1218 комбайнында 528 тонна ашлык суктырган  Виталий Леонтьев танылган; машина йөртүчеләр арасында - “Волжская” агрофирмасыннан басудан 765 тонна ашлык ташыган Александр Кириллов.

Чабуда иң яхшы механизатор “Урта Девятово” ЧҖҖдән Юрий Сарбаев. Ул 396 гектар ашлык һәм 672 гектар терлек азыгы чаптырган. 

Иң яхшы комбайнчы Виталий Леонтьев белән 2017 елның иң яхшы машина йөртүчесе Александр Кирилловка район башлыгы рәхмәте белдерелде һәм акчалата премия тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International