“Туган көнең белән, китап!” китап күргәзмәсе

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре үз укучылары игътибарына 2017 елның юбиляр китапларына багышланган “Туган көнең белән, китап!” китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр. Китапларның да, кешеләрнеке кебек үк туган көннәре юбилей даталары бар. Ул бар кеше белә, ярата, бар дөньяда укыла торган китаплар, әгәр юбилярларның кайсы да булса билгеле түгел икән, китап күргәзмәсе танышу һәм дуслашу өчен менә дигән сәбәп.

 “Юбилярлар” арасында яшь китап укучылар Ш.Перро, А.С.Пушкинның яратылып өлгергән әкиятләрен, танылган рус һәм чит ил язучылары -  И.А.Гончаров, И.С.Тургенев, Н.В.Гоголь, Ф.М.Достоевский, Э.Л.Войнич, Г.Бичер - Стоу, Ж.Верн хикәяләре, повестьлары һәм романнарын таба алалар.

Укучыларыбызны күңелләренә хуш килгән китапны сайлап алырга һәм таныш әсәрләрне кабат укырга, яраткан юлларын табарга, яраткан геройларын искә алырга һәм китап турында дусларына сөйләргә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International