Габишево авылы китапханәсең уку залында кече һәм урта яшьтәге балалар өчен “Шах һәм мат” танып-белү чарасы булды. Слайд-презентация ярдәмендә балалар шахмат килеп чыгу тарихы турында белделәр, шахмат фигуралары һәм уен кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәче танылган шахматчылар турында, дөньяның беренче чемпионатлары кайда узу, Гиннеслар китабынв кертелгән шахмат рекордлары турында сөйләде. Аннан соң шахмат-шашка турниры булды. Барлык катнашучылар призлар белән бүләкләнде.