Бүгенге көнгә ашлыкның 57 проценты җыелган

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Бүгенге көнгә ашлыкның 57 проценты җыеп алынган. 44,6 мең тонна ашлык җыелган. Уҗым арышы 4931 гектарда суктырылган, бу гектардан уртача 32,2 уңдырышлылык белән пландагы мәйданның 92 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта уҗым бодаен суктыру дәвам итә. 3490 гектардан (планның 99 проценты) 11,9 мең тонна ашлык җыелган. Борчак 1190 гектардан суктырылган. “Йолдыз”, “Нармонка”, “Хәерби” ЧҖҖ комбайнчылары борчак суктыруны төгәлләгәннәр инде. Гектарыннан 22,5 центнер уңыш җыелган.

Кайбер хуҗалыклар ашлык кабул итү пунктларына ашлык тапшыруга керешкәннәр. Район буенча барлыгы 11,3 мең тонна ашлык тапшырылган. “Волжская” АФ” ЧҖҖ лидер булып тора.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International