Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” аппарат киңәшмәсе булды.
Утырыш алдыннан ул Лаеш районы башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлегенең яңа начальнигы Альберт Шириязданов белән таныштырды һәм аңа эшендә уңышлар теләде.
Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев сөйләде. "Управляющая компания ЖКХ Лаишевского района" ЧҖҖ директоры Дмитрий Моденов предприятиенең 2017 елның беренче яртысындагы эшчәнлеге белән таныштырды. Хәерби авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының 2017 елның беренче яртысындагы эше турында җирлек башлыгы Минзәлия Миндубаева сөйләде.
Район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчеләрне һәм җирлек башлыкларын халык белән күбрәк эшләргә һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылучы барлык дәүләт приграммаларында катнашырга чакырды.