Лаеш шәһәренең София соборында "Небо на земле" рухи музыка фестивале үтте

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Бүген Лаеш шәһәренең София соборында "Небо на земле" VI төбәкара рухи музыка фестивале үтте. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән уннан артык коллектив катнаша. Катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, Казан епархиясенең мәдәният буенча бүлек җитәкчесе, Казан Кремленең Благовещение соборы наместнигы иерей Константин Колыганов, районның дин башлыгы Федор атакай мөрәҗәгать иттеләр. Лаеш шәһәре София соборы башлыгы Алексей атакай шуны искәртте: фестивальгә башлангычны район башлыгы Михаил Афанасьев бирде һәм бүген дә һәрьяклы ярдәм күрсәтә. Рәхмәт йөзеннән ул Татьяна Борһановага район башлыгы өчен үз куллары белән ясалган һәм рәссам үзе бизәгән сувенир тапшырды.

"Небо на земле" фестивалендә беренче булып Казан коллективы чыгыш ясады.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International