Китапханәгә экскурсия

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

28 августта Габишево авылы китапханәсенә “Одуванчик” балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук аларның әти-әниләре кунакка килде. Китапханә белән танышу – ул мәктапкәчә яшьтәге балалар өчен яңа һәм гадәти булмаган кызыклы дөнья ачу. Алар  китапханәнең нәрсә икәнен, анда күпме китап саклануын, аларның кайсылары балалар өчен булуын белделәр. Танышу уку залыннан башланды, анда алар игътибарына өлкәннәр һәм балалар өчен иллюстрацияләштерелгән төрле энциклопедияләр, белешмәлекләр, вакытлы басмалар тәкъдим ителгән. Аннан соң китапханәче Л.А.Сөнгатуллина китапханә буйлап экскурсия үткәрде. Балалар китаплар яши торган “Әкияти шәһәрдә” булдылар, аларның һәркайсының үз адресы булуын, ә китапларда әдәби геройлар яшәвен белделәр. Китапханәче балаларны китап фонды белән таныштырды. Алар нәфис әдәбияттан тыш аерым тармакларга караган әдәбият та барлыгын, аларда китапларның бүлекләр буенча урнаштырылуын белделәр: сәнгать, техника, хайваннар, үсемлекләр, тарих һәм башкалар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләрен аңлаттылар. Экскурсиядән соң алар кызыксыну белән балалар журналларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International