ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Россиядә 2015 ел Әдәбият елы дип игълан ителгән. Шуңа белән бәйле төстә газетабыз хәбәрчеләре шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларның нәрсә укуы белән кызыксыну өчен Лаеш урамнарына чыктылар. Нинди жанрларга өстенлек бирәләр, ә кайсы китапларга вакыт та, акча да әрәм итмәсләр иде?
Иске гаилә альбомын актарганда мин әти-әниемнең фотосурәтләрен күрдем. Сурәт 1943 елда – никахтан соң ук ясалган. Минем алар турында сөйлисем килә. Чөнки сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы чорда яшәгән күп кенә лаешлылар әлеге матур парны хәтерлиләр әле.
Татарстанда яшәүчеләр иң катлаулы шартларда да үз бурычларына тугры булганнар, үзләренең күпмилләтле Ватаннарын саклап кыю сугышканнар, намус белән хезмәт куйганнар.
28 март көнне Пәрәү мәдәният йорты каршындагы театр яратучылар төркеме И. Мәхмүтованың " Мәхәббәт чишмәсе " спектакелен куйды.  Шул ук спектакль белән  4 апрель көнне Имәнкискә авылы мәдәният йортында чыгыш ясадылар .  Имәнкискә халкы үзешчән артистларны  көчле алкышларга күмде.

31
март, 2015 ел
сишәмбе

Корстон“ мәдәни-күңел ачу комплексында 25 мартта “Ел хәйриячесе“ республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чакырылганнар арасында безнең якташыбыз Юрий Чаплыгин да бар иде.

Кечкенә, ябык, кошчык кебек кенә Әминә ир-егетләр белән бертигез дәрәҗәдә сугышкан. Кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышның барлык авырлыкларын җиңеп чыккан.
Казан универсиадасы ике ел диярлек элек булды, ә бүләкләр бүгенгә кадәр үз геройларын таба. Шушы көннәрдә Лаешның махсус интернат мәктәбе тренер-укытучысы Рамил Каюмов студентлар олимпиадасын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен илебез Президенты Владимир Путин имза салган грамота һәм истәлек медале белән бүләкләнде.

28
март, 2015 ел
шимбә
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан мәктәп укучыларының яңа билгеләре турында SMS-хәбәрләр җибәрүне 30 мартта туктату карары кабул ителгән, бу исә элемтә операторлары тарифларының кыйммәтләнүе белән бәйле.

26
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәдән үк Алексей Коннов, “Германияне җиңгән өчен“, “Кенигсбергны алган өчен“ һәм башка медальләр белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны квартирында кунаклар кабул итүгә әзерләнделәр. 17 мартта Алексей Дмитриевичка 95 яшь тулды.
Районның һөнәри музыкантлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылары язның бу көннәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлеккә үз өлешләрен кертәләр. Алар катнашында район мәдәният йорты сәхнәсендә истәлекле датага багышланган бәйрәм концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International