27 июньдә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итүендә адвокат яки нотариус ярдәмен бушлай алу мөмкинлеге бар. Кабул итү вакыты 8дән 16 сәгатькәчә. Белешмәләр өчен телефон – 2-48-14.
2014 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылуның соңгы ае бара. Лаешлылар 8296 данә газета-җурналга язылганнар. Шуның 1420се – “Кама ягы” район газетасы. Әлегә матбугатка язылып өлгермәүчеләргә ашыга төшәргә киңәш итәбез. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр. Газета-журналларга почтальоннар аша да язылырга була.
Бөтенроссия яшьләр форумы уздыра. Төгәлрәк мәгълүмат www. Forumseliger. Ru. сайтында
“Селигер-2014” Бөтенроссия яшьләр форумы турында
13 июльдән 10 августка чаклы Тверь өлкәсендә(Селигер күле) Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык “Селигер-2014”
Озак эссе коры көннәрдән соң, нахаять кичә көттереп алган яңгыр явып узды. Яңгыр бик тиз арада кинәт көчәеп тиз туктады. Синоптиклар әйтүенчә бу атна буена әлеге һава торышы сакланачак.
Бар халыкларда һәм диннәрдә мәрхүмнәр истәлеген кадерләп саклау бар. Кешеләр туганнары каберенә килеп аны тәртипкә китерәләр.
Лаешта православие һәм мөселман зиратлары янәшә урнашкан. Һәм бу мөаген, дөрестер – безнең шәһәрдә күптән инде күп кенә татар һәм рус гаиләләре туганлашкан