ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Лаешның "Кама" спорт комплексы йөзү бассейнында үткән җомгада йөзү буенча чираттагы ярышлар булды. Көч сынашуда Лаеш, Чистай, Казан, Алексеевски командалары катнашты. Тамашачылар арасында ата-аналар һәм йөзүчеләрнең дуслары бар иде.
Бүген безнең редакциядә кунакта–Россия эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин. Очрашуның сәбәбе–быелның беренче ай ярымы эчендә район юлларында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре.
Район мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 25 еллыгына багышланган концерт булды.
"Ел укытучысы" гадәти конкурсында катнашучыларның барысы, һәр төр ярышлардагы кебек, алга чыгарга хыяллана. Чыгышларның һәр кайсы формасы буенча да, эчтәлеге буенча да аерылып тора. Әмма уртаклык та бар: белем бирү сәнгатенә камил ия булуга омтылу һәм осталык.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Февраль патриотик юнәлештәге чараларга бай. Без Сталинград сугышы, Әфган сугышы геройларын искә алабыз, Ватанны яклаучылар көнен бәйрәм итәбез.
Ватанпәрвәр булып тумыйлар, ә булалар. Имәнкискә урта мәктәбендә патриотик тәрбия “Тормыш иминлеге нигезләре” кабинетыннан башлана.

7
февраль, 2014 ел
җомга
Юл-куркыныч чыганагы, ә бала юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучысы
Дөньяда гыйнвар бураннарында бәс сарган поши дусты белән юлга чыккан, нәрсә булуын аңламыйча тармаклы мөгезле башын борып кешеләрдән ярдәм эзләгән урын бармы икән?
Быел Россиядә беренче тапкыр булган кышкы автоузышка йөз ел тулды. Аның Лаеш районы территориясе буйлап үтүе кызыклы, автоузыш 1914 елның икенче гыйнварында старт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International