ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. 

Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.


18
март, 2024 ел
дүшәмбе

2024 ел башыннан Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге 42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга Татарстан Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.


13
март, 2024 ел
чәршәмбе

2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең гражданга электрон сертификатлар ярдәмендә 237 мең берәмлек техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр бирелде. 


12
март, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде.


16
февраль, 2024 ел
җомга

Узган ел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге вафат булган 2,5 мең мекешенең хокук варисларына гомуми суммасы 122,8 млн тәшкил иткән пенсия тупламалары акчасын күчерде. 


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2023 елда производствода зыян күргән 1493 Татарстанлы Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануы узган. 


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы эшләмәүче татарстанлылар ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар. Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм, әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен бирелә.


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

27 гыйнварда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге балалы гаиләләр өчен бушлай «кайнар линия» ача. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International