Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге 10 мең сум түләүне дәвам итә. 2025 елда бу сумма 18 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты «Иң яхшы архив» конкурсын игълан итә. Конкурсның максаты-архив тармагын үстерү һәм муниципаль берәмлекләргә ярдәм итү. Җиңүчеләр документларны саклау шартларын модернизацияләүгә 1 миллион сумга кадәр грант алачак.
Лаешта махсус хәрби операция барышында үз гомерләрен биргән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Батырлык ордены районда туган өч кешегә үлгәннән соң бирелде.
Бүген Лаешта эшмәкәрләр белән ачык һәм файдалы диалог форматында ике эшлекле очрашу узды.
Татарстан Республикасында ана капиталы акчасын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлтергә теләүче гражданнардан гаризалар кабул итү дәвам итә.
2026 елның 1 гыйнварыннан пенсия билгеләү һәм түләү буенча законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр биш һәм аннан да күбрәк баланы яшь ярымга җиткәнче карау чорын ата-аналарның берсенең иминият стажына кертеп исәпкә алырга мөмкинлек бирә, балаларның бишенчесе һәм аннан соңракларына һәрберсе өчен 8,1 балл өстәлә.
Район мәдәният йортында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең «Йөрәктән йөрәккә» уникенче иҗат фестивале узды. Оештыручы булып Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены чыгыш ясады.
Лаешта иреклеләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу көн районда көндәлек активлыклары тормышны яктырак, игелеклерәк һәм кешелеклерәк иткән һәркемгә рәхмәт белдерергә сәбәп булды.
Җәйге фестиваль 100 000 гә кадәр халкы булган шәһәрләр арасында «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Россиянең иң яхшы туристик вакыйгасы» номинациясендә көмеш призер булды.
Лаешта махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Үлгәннән соң районда туган дүрт кеше бүләкләнде.