ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Арзанрак бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясенә шәһәр халкының ихтыяҗын канәгатьләндерү максатларында 2015 елның 24 гыйнварында элек килештерелгән мәйданчыкларда күчмә сәүдә оештырыла
Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында 2015 елгы язгы кыр эшләренә 14 меңтрактор, шул исәптән 800 энергия кулланыла торган, 550 чәчү комплексы, 6,7 мең чәчкеч, 5,8 меңкультиватор, 1,0 меңнән артык туфрак эшкәртә торган күпфункцияле агрегат җәлеп ителәчәкбу чәчү кампаниясен билгеләнгән агротехник срокларда үткәрергә ярдәм итәчәк
Якын һәм бик якын булмаган кешеләрне кочаклау бәйрәмнең төп гадәте булып тора. Бу сезгә уңай тәэсирләр бирер, ә мондый һава шартларында җылытыр да.  

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Исегезгә төшерәбез, Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә “кайнар линия” телефоннары булдырды. 
Һава торышы шартларына бәйге мөрәҗәгатьләр “Халык контроле”системасында күбәйде
Югары дәрәҗәдәге “ .tatar” доменында 2014 елның 29 августыннан 21 декабренә кадәр 101 исем теркәлү узган. Алар арасында “amazon.tatar”, “facebook.tatar”, “google.tatar”, “microsoft.tatar”, “youtube.tatar”, “innopolis.tatar”, “kazan.tatar”, “tatneft.tatar,” “akbars.tatar” кебек исемнәр бар. Теркәлгән адресларның күпчелеге (82%) Татарстанда урнашкан оешмаларга карый
Казанда пенсионерлар өчен V Бөтенроссия IT-олимпиада уздырылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе, Россия Пенсионерлар берлеге рәисе Валерий Рязанский белән очрашуы барышында сүз алып барылды.
Лаеш сәнгать мәктәбенең икенче сыйныф укучысы, сигез яшьлек Диана Сәмигуллина (укытучысы Светлана Тимченко) “STARS PLANET“ интернет- конкурсында II дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ул “Уен коралында уйнау“ номинациясендә Рөстәм Яхинның “Ялгыз агач“ композициясен тәкъдим итте. Катнашучылар чыгышын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, профессиональ композиторлар, хореографлар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм шоу-бизнес вәкилләре бәяләде.
Ә һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр саны арта – статистика мәгълүматлары шуны раслый.
2015 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме арта. Ул аена 6420 сум тәшкил итә. Республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен – 5965 сумнан да ким түгел. Хезмәт хакын түләү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International