ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен традицион брифинг узды. Брифинг темасы - «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында". Сорауларга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары – эчке хезмәт полковнигы Сергей Сергеев җавап бирде.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.

 

"Кайнар линия" телефоны

өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар кабул итү

8 (84378) 2-49-33

 

"Кайнар линия" телефоны»

 

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча,  Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлеге хәбәр итә.

Бу, беренче чиратта, пенсияләргә һәм ана капиталыннан айлык түләүгә кагыла.


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләүчеләргә карата беркетмәләр төзергә мөмкин булган вазыйфаи затлар даирәсен киңәйтә торган указга кул куйды. Алар үзләренең салкын тотышлары белән кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куйган кешеләрне катгый күзәтәчәк.

Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстаннан 32 мең Бөек Ватан сугышы ветераны һәм катнашучысы түләү алды. Бу хакта бүген журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының кайнар линия телефонына керә торган еш сорауларга җаваплар ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

 

Төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре арасында коронавирус йогышын профилактикалау өчен ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе киңәшләр әзерләде. Документ нигезендә оешмаларга кешеләр катнашында киңәшмәләр, консультацияләр һәм җыелышлардан тыелырга, көненә өч тапкыр гомуми файдаланудагы

Россиянең урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «блоггерлар мәктәбе» Халыкара конкурсы эшли башлады, ул 15 июньдә төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

 

Татарстан мәктәп укучыларын дистанцион укыту өчен электрон платформалар һәм программалар эшләп бетереләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы бүген Россия мәктәпләре, шул исәптән Татарстан мәктәпләре дистанцион укуга керештеләр, дип искәртте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International