ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

-Соңгы вакытта пенсия яше арту турында күп сөйләнә. Ә бүген нинди категория гражданнар пенсияне вакытыннан алдан билгеләү хокукына ия?

 

Лаеш район мәдәният йортының “Диетон“ клубында “Объединимся в борьбе с диабетом“ партия проекты кысаларында шушы көннәрдә районның икенче “Мы вместе“ ДИА-фестивале үтте.

 

Кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре кыш якынлашып килгән бу көннәрдә тәүлек әйләнәсе эш режимына күчәргә әзерләнәләр.  Районның су объектларында гражданнар иминлеген тәэмин итү максатларында Лаеш һәм Ташкирмән яр буе сызыгында урнашкан ике коткару посты иң якын арада эшли башлаячак. 

 

Сез тулы медицина тикшеренүен күптән үттегезме? Сезнең “Сәламәтлек паспорты“ бармы, ә бәлки сезне нидер борчый, әмма сез җитди хроник авыру барлыгын уйлап карамыйсыздыр. Әлеге сорауларга Лаеш үзәк район хастаханәсендә өлкәннәрне диспансерлаштыру барышында җавап бирәчәкләр.

 

Безнең илдә Полиция участок уполномоченныйлары көне 17 ноябрьдә билгеләп үтелә. Ул чагыштырмача күптән түгел барлыкка килде, гәрчә һөнәр үзе инде озак вакыт гамәлдә булса да.

 


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

20 нче ноябрь көнне МБГБУ “Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе”нең китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең..." дип  исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде

21 ноябрь авылыбызда “Бал бәйрәме” гөрләп узды. Бәйрәм кичәсендә мәктәп укучылары һәм укытучылары актив  катнашты. “Умартачылык” түгәрәгенә йөрүче укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар

20 ноябрьдә ОБЖ укытучысы Валиуллин Р.Г көзге һәм кышкы айларда боз өстендә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Класс җитәкчеләре инструктажга кул куйдырдылар


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

90 нчы еллар башында Лаеш газетасы базасында җаваплы секретарьлар семинары үткәрелде. 80 нче елларда “Кама ягы“ (“Камская новь“) редакциясе КДУның журналистика бүлегенең эксперименталь базасы була. Студентлар җәен группалары белән монда үзләренең беренче практикаларын үтәләр – язалар, үз материалларын бастыралар.

Федераль законнар спиртлы эчемлекләр сату системасына әһәмиятле үзгәрешләр кертә. Сүз, беренче чиратта, алкоголь җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве турында бара. Ә иң мөһиме закон алкоголь продукциясен куллануны чикләүгә юнәлтелгән, чөнки халыкны контрафакт продукция сатып алудан саклый.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International