ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Һава торышы шартларына бәйге мөрәҗәгатьләр “Халык контроле”системасында күбәйде
Югары дәрәҗәдәге “ .tatar” доменында 2014 елның 29 августыннан 21 декабренә кадәр 101 исем теркәлү узган. Алар арасында “amazon.tatar”, “facebook.tatar”, “google.tatar”, “microsoft.tatar”, “youtube.tatar”, “innopolis.tatar”, “kazan.tatar”, “tatneft.tatar,” “akbars.tatar” кебек исемнәр бар. Теркәлгән адресларның күпчелеге (82%) Татарстанда урнашкан оешмаларга карый
Казанда пенсионерлар өчен V Бөтенроссия IT-олимпиада уздырылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе, Россия Пенсионерлар берлеге рәисе Валерий Рязанский белән очрашуы барышында сүз алып барылды.
Лаеш сәнгать мәктәбенең икенче сыйныф укучысы, сигез яшьлек Диана Сәмигуллина (укытучысы Светлана Тимченко) “STARS PLANET“ интернет- конкурсында II дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ул “Уен коралында уйнау“ номинациясендә Рөстәм Яхинның “Ялгыз агач“ композициясен тәкъдим итте. Катнашучылар чыгышын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, профессиональ композиторлар, хореографлар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм шоу-бизнес вәкилләре бәяләде.
Ә һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр саны арта – статистика мәгълүматлары шуны раслый.
2015 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме арта. Ул аена 6420 сум тәшкил итә. Республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен – 5965 сумнан да ким түгел. Хезмәт хакын түләү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы вакытта районда сәламәтлек саклауны үстерүгә аерым игътибар бирелә. 2012 елда сәламәтлек саклауны яңарту программасы буенча үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзүгә 5,5 миллион сум акча бүлеп бирелде
Атабайда татар-башкорт көрәше буенча Айдар Рәхимов истәлегенә багышланган турнир булды. Ул көрәш буенча республика турнирлары чемпионы, берничә мәртәбә Сабантуй батыры, алкалы хоккей буенча төрле турнирлар җиңүчесе булган.
Кышкы каникулларда Казанда “Раштуа әкияте“ IV Халыкара эстрада иҗаты фестиваль-конкурсы үтте.
Мөселман дөньясы Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтә торган көннәр быел гыйнварга туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International