Узган пәнҗешәмбедә Лаешның 1 нче гимназиясендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узды. Чараның инициаторы һәм оештыручысы буларак мәгариф идарәсе ярдәмендә юстиция министрлыгы чыгыш ясады.
Лаешның махсус интернат-мәктәбе укучылары өчен үзәк китапханә"Ставим условие: долой сквернословие!" дип аталган мәгълүмати-танып белү сәгате уздырды.
Рус телендә барган тәрбия чарасында балалар "игелек агачы"ы утыртты. Ә ул нык һәм сәламәт булып "үссен" өчен, алар кәгазь битләренә яхшы, матур сүзләр язып, ботакларына эләктереп куйдылар. Соңыннан алар "Без зла смотри на мирозданье, а взглядом разума, добра, любви" викторинасында катнашты.Чараның азагында һәркем бүләккә сөйләм этикеты нормалары турында белешмә алды, дип белдерә “Кама ягы” басмасы.