Лаешта “Созвездие–Йолдызлык” XIV республика телевизион яшьләр фестиваленең район туры төгәлләнде. Бәйгедә катнашучылар киләсе, март ахырында Мамадышта үтәчәк зона турына, ә аннан суперфиналга чыгуга призлы урыннар өчен көрәштеләр.
Бүген безнең редакциядә кунакта–Россия эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Лаеш районы юл хәрәкәте иминлеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиуллин. Очрашуның сәбәбе–быелның беренче ай ярымы эчендә район юлларында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре.