ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район мәдәният йортының иң актив иҗат клубларының берсе – шикәр авыруы белән авыручыларны берләштергән “Диетон” клубы шушы көннәрдә 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Яшьләр арасында бүген велосипед спорты киң таралды. Ә вмх-стрит – урамнар буйлап урам модельләрендә җилдерүгә бәйле аның бер юнәлеше. Бу стиль өчен гадәти баскычлар һәм тоткалар, парапетлар һәм эскәмияләр, бордюрлар һәм башкалар җитә. Сезнең хәбәрчегез спортның бу экстремаль төре белән мавыгучы балалар белән очрашты. Хакимият каршындагы мәйданда өч яшүсмер кечкенә вмх-велосипедларда бернинди куркусыз төрле трюклар ясыйлар. “Сикерү алдыннан куркуны ничек җиңәсез ?” дигән соравыма алар болай җавап бирделәр:
Лаешта яшәүче хатын-кызлар үткән чәршәмбедә Россиядә Әниләр көне белән котлаулар кабул иттеләр.
Безнең өчен ноябрь җылысы ничек кенә озак һәм рәхәт булмасын, көзгә бирелгән матур көннәр шулай да санаулы. Шулай булгач район сулыкларында боз катар чак якынлаша.

22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Яр Чаллыда баланы алыштыру белән бәйле бар Татарстанга яңгыраган тарих районыбызда яшәүче һәм әти-әни булырга җыенучы кешеләрне битараф калдырмады. Нинди бала табу йортын сайларга, ананың һәм туачак баланың гомерен кемгә ышанып тапшырырга – болар бала табучы хатын-кызлар өчен иң актуаль сораулар. Газетабыз хәбәрчесе Лаеш үзәк район хастаханәсенең бала табу бүлегендә булды һәм әлеге бүлекнең яңа туган балалар белән эшләүче педиатры вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Егорова белән очрашты.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Лаеш шәһәре сәнәгать мәйданчыгы территориясендә яңамунчаның кирпеч бинасы төзелә.

12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Пәрәүдә күп функцияле үзәк ачу булды. Авыл мәдәният йорты, фельдшерлык-акушерлык пункты бер түбә астына җыелган. Авыл кешеләре бу көнне бәйрәм көткән кебек каршыладылар. Аларның шатлыгын район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Стройком” җәмгыяте җитәкчесе Ленар Григорьев уртаклаштылар.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга
Халык музыкасын яратучылар район китапханәсендә “Рябинушка” хатын-кызлар вокаль төркеме белән очраштылар. Урта Девятово үзешчән сәнгать артистлары чыгышы мәдәният ветераны Вера Баннова инициативасы буенча һәм мәдәният бүлеге ярдәме белән оештырылды
Бу көннәрдә Лаеш балалар йортында республиканың балалар йортлары директорлары төрле группа инвалидлыклары булган үз тәрбияләнүчеләрен җәмәгать тормышына яраклаштыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар

31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Әле бүгенгә призывник дип йөртелгән егетләрне үткән җомгада сәнгать мәктәбенең актлар залына гадәттәге Призывник көненә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International