Коммуналь милекне инвентаризацияләү һәм рәсмиләштерү эшләренең барышы буенча фикер алышынды, районның торак пунктлары чикләрен кадастр исәбенә кую каралды. Министр җәйге чорда су объектларында куркынычсызлык чараларына аерым игътибар бирергә кушты.
Казан вертолет заводы квалификацияле эшчеләрне чакыра. Бу хакта традицион киңәшмәдә предприятие вәкилләре хәбәр итте.
Агымдагы елның 6 аенда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 3,4 млрд. сум тәшкил итте, узган елга карата 9% үсеш. Безнең бурыч агымдагы елда тулай продукция күләмен 7,5 млрд. сумга кадәр җиткерү, узган елга караганда 5%ка артуны тәэмин итеп, дип хәбәр итте бүген Кабминдагы киңәшмәдә Илдус Зарипов.
Лаеш районы социаль-икътисадый үсеш рейтингында традицион алдынгы урынны алып тора. Бу хакта бүген Кабминдагы киңәшмәдә Олег Пелевин, Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары хәбәр итте.
Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Кабминда Лаеш районының тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хисап тотты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Гыйнвар-июнь айларында республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингы буенча Лаеш районы 1 урында тора.
"Өскә!" - бу 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен үсеш программасы һәм стажировкалар системасы.
Ул алты ведомствода һәм Татарстан Республикасы министрлыкларында стажировкалар узуга әзерлеккә, тәҗрибә һәм тәкъдимнәр алуга юнәлдерелгән
12 августта Лаешта «Камские струна» гитара җырның II район фестивале узачак. “Кама диңгезе” яр буенда әлеге жанрны яратучылар җыелачак.
Быел Татарстанда 59 поши автомобиль тәгәрмәчләре астында һәлак булды. Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты авыр статистика белән уртаклашты.
Татарстанда эссе һава торышы аркасында янгын куркынычы зур. Республика территориясендә янгыннар теркәлмәсә дә, хакимият барыбер халык өчен кайбер чикләүләр кертергә карар кылды.
Татарстан ислам банкингын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге булырга әзер, дип белдерде республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, дип хәбәр итә РИА Новости.