Гамәлдәге кагыйдәләр буенча бердәм пособие 12 айга билгеләнә, әлеге срок узганннан соң, түләүләр туктатыла. Пособиене түләүне тагын бер елга озайту өчен Социаль фондка яңадан гариза бирергә кирәк. Моны алдарак — түләү срогы төгәлләнергә бер ай кала да эшләргә мөмкин.
2024 елдан яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча түләүләр хезмәт хакы белән бергә — хәтта ата-ана декретта вакытта тулы эш көненә чыккан очракта да исәпләнә.
Татарстанда хәзерге вакытка 443 меңнән артык кеше хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына (ЭТК) остенлек биргән.
Быел пенсия тупламаларын башка фондка күчерү турында гариза биргән татарстанлылар декабрь ахырына кадәр фикерләрен үзгәртә һәм әлеге карарларыннан баш тарта алалар.
Социаль фонд әлегә кадәр сертификаттан файдаланмаган барлык гаиләләргә 1 февральдән ана капиталы суммасын арттырачак. 7,5% күләмендә индексацияне шулай ук сертификат акчаларның бер өлешен кулланмаган ата-аналар да алачак. Файдаланылмаган сумма никадәр күбрәк булса, индексациядән соң өстәмә шулкадәр югарырак булачак.
Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев эшләүче гражданнарны социаль яклау системасының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
Татарстан Социаль фонды инвалидлыгы булган 33 меңнән артык кешене тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итте. 2023 ел башыннан Татарстан Социаль фонды инвалидларга 11 меңгә якын техник тернәкләндерү чарасы биргән. Техник чаралар исемлегенә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башка эшләнмәләр керә.
Лаеш районында яшәүче ваемсыз булмаган берәү яшь гагараны тапканлыгын, аның оча алмаганын һәм үзендә икәнлеген хәбәр итә.
ТР ГМС фаразлары буенча, 30 октябрь кичендә, төнлә һәм 31 октябрь көнне Татарстан территориясендә урыны белән юеш кар, кыска вакытлы буран, боз яңгыры, бозлавык, томан, көчле җил 15 м/с.
Ярышлар йомгаклары буенча 1 урынны Лаеш районы көрәшчеләре яулады. Икенчесе - Яр Чаллыдан. Өченче урында - Балтач спортчылары.