Лаеш техникумында һөнәр сайлау буенча очрашу

23 декабря 2016 г., пятница

Лаеш техник-икътисад техникумы базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов катнашында Казан ветеринария академиясе һәм Аграр университет вәкилләре белән һөнәр сайлау буенча очрашу булды. Кунаклар студентларга һәм белем бирү учреждениеләренең югары сыйныф укучыларына авыл хуҗалыгы һөнәрләре сайлауның перспективалары һәм авылда яшь белгечләргә дәүләт ярдәменең гамәлдәге формалары турында сөйләделәр. Укучыларга вуз һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге бирелде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International