Лаеш районы матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев эш визиты белән Әлмәт шәһәрендә булды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Ул Әлмәт район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы Наилә Аль-Айюби белән очрашты һәм районы башлыгы матбугат хезмәте эшчәнлеге белән танышты. Аннан соң тәҗрибә уртаклашу кысаларында, үзенең коллегасы озатуында ”Татмедиа” АҖ филиалларында - "Альметьевское РТВ" (җитәкчесе Людмила Воронина), "Знамя труда" һәм "Әлмәт таңнары" газетасында (җитәкчесе Рөстәм Гәрәев), шулай ук муниципаль газета "Альметьевский вестник" редакциясендә (җитәкчесе Ландыш Зарипова) булды - Рәсим Хаҗиев "Татарстан 24"республика телевидениесе партнеры буларак, шәһәр телеканалының эш тәҗрибәсен, халык һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләсен, газета битләрендә район хезмәтләре эшчәнлеген яктыртуны өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International