«Җирнең беренче ясалма спутнигы җибәрелү көненнән 60 ел»

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Лаеш интернат мәктәбендәге бердәм сыйныф сәгате шулай аталды.

Җирнең дөньяда беренче ясалма спутнигын җибәрү Советлар Союзы тарафыннан 1957 елның 4 октябрендә Мәскәү сәгате буенча 22 сәгать 28 минут 34 секундта гамәлгә ашырыла. Беренче спутник очуны бар дөнья күзәтә. Һәм дөнья җәмәгатьчелеге әлеге вакыйганы бөек фәнни казаныш буларак кабул итә.

Әлеге чараның максаты укучыларның  галәм киңлекләрен үзләштерү турындагы фикерен киңәйтү, Җирнең ясалма спутниклары һәм аларның кеше тормышындагы роле белән таныштыру, шулай ук хәзерге ясалма спутникларның функцияләре һәм бурычлары турында хәбәр итү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International