Район башлыгы Михаил Афанасьев япон эшмәкәрләре белән очрашты

2017 елның 19 ноябре, якшәмбе

19 ноябрьдә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев «Iida Sangyo» япон компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Лаеш районына вәкиллекле делегация килде: компания президенты Масаши Каней һәм тәэмин итү департаменты директоры Татсуйа Окава. Алар бизнес алып бару өчен мәйданчыклар белән таныштылар һәм район башлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек мәсьәләләрен карап тикшерделәр. Компания ТР Лаеш районында үз җитештерүен урнаштырырга планлаштыра.

«Iida Sangyo» компаниясенең төп эшчәнлеге – индивидуаль йортлар төзү. Бу эшчәнлектә бер процесска барлык этаплар берләштерелә – җир участогын сатып алу, проектлаштыру, йорт салу, сату, сатканнан соң хезмәт күрсәтү. Компания төп эшчәнлегеннән тыш шулай ук түбәндәгеләр белән шөгыльләнә: заказ белән йортлар салу, торак кредитлау, туристлык эшчәнлеге.

«Иида Сангё» «Иида Груп Холдинг» төркеменә керә. Бу холдингка тагын шундый ук эшчәнлек төре белән шөгыльләнүче 5 компания һәм агач эшкәртү белән шөгыльләнүче «Фёрст вуд» компаниясе керә. Ул үз чиратында төзелеш өчен төп эшчәнлек булып тора. Холдинг гомумән алганда Япония базарына ел саен 40000 йорт тәкъдим итә, узган ел өчен сатулар күләме 1 триллион 136 миллиард иен тәшкил иткән. Әзер йортларны сатудан операцион файда 84,9 миллиард иен һәм базарда өлеше 30 % тәшкил итә. «Iida Sangyo» Япониядә тиз төзелүче агач йортларның 30 %ын тәшкил итә, көнгә 100 йорт сала.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International