28 ноябрьдә район мәдәният йортында КВН уеннары республика чемпионатының район этабы булды. Анда Лаеш шәһәренең 1нче гимназиясе, 2нче мәктәбе һәм техник-икътисад техникумы командалары катнашты. Моның алдыннан ике көн дәвамында аларга Рөстәм Гәрәәев юмор буенча осталык сәгатьләре бирде.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча 1нче гимназия командасы 2нче урын алды, техник-икътисад техникумы студентлары 1 урынга лаек булдылар, Лаешның 2нче мәктәбе командасы Гран-при алды, ул Мамадышта үтәчәк Татарстан Республикасы КВН чемпионатына барачак. Җиңүчеләргә бүләкләрне КВНның жюри әгъзалары: Татарстан КВН чемпионаты директоры Рамил Агдеев @agdeev, Лаеш районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Дмитрий Окунев, Лаеш районы буенча “Яшь Гвардия” җитәкчесе Александр Портнов, мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчесе Марина Шастина, районның мәдәният бүлеге баш белгече Виктория Яковлева тапшырды. Без командаларны дебютлары белән котлыйбыз һәм 2нче мәктәпкә зона этабында уңышлар телибез!
ТР Лаеш районы матбугат хөзмәте.