Лаеш районыннан «Биосфера-Фиш» балык үрчетү комплексы үз продукциясен Петербургта II Халыкара балык сәнәгате форумында тәкъдим итте.

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе эш визиты белән Санкт-Петербургка китте. Анда бүген II Халыкара балык сәнәгате форумы һәм балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләр күргәзмәсе эшен башлады.

Форум һәм күргәзмә бүген старт алдылар һәм 15 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Катнашучылар арасында дөньяның 50 иленнән 300 компания һәм оешма бар. Балык индустриясе продукциясе 13 кв.м. мәйданда тәкъдим ителәчәк.

Экспонентлар арасында берничә Татарстан компаниясе дә бар. Мәсәлән, Лаеш районыннан «Биосфера-Фиш», алар елына биш миллион яшь чөгә балыгы һәм миллион данә форель үстерергә, шулай ук товар мәрсин балыгы һәм яшь судак үрчетүне үзләштерергә планлаштыралар.

Татарстанлылар күргәзмәгә килүчеләрне кипкән һәм каклаган балыкның киң ассортименты белән, шулай ук балык ярымфабрикатлары белән генә шаккатырып калмыйча, зур казанда чып-чын татарстанча икеле балык ашы да пешерергә ниятлиләр. Теләге булган бар кешегә дә җитәчәк дип ышандыралар.

Бүген форумны һәм күргәзмәне техник ачу булды. Рәсми затлар катнашында төп чаралар 14 сентябрь иртәсенә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International