Илдус Зарипов: "иминлек өстенлекле"

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Шуран авылына җирле мәктәп укучыларының ата-аналары мөрәҗәгате буенча алтынчы һәм җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Юрий Синельщиков килде. Халык белән очрашуда шулай ук Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов та катнашты. Мәктәпне эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. ⠀
Ата-аналарны балаларының киләчәктә белем алу мәсьәләсе борчый. Мәктәп искергән. Анда укулар үткәрү-куркыныч. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм дәүләт янгын күзәтчелеге карары белән мәктәпнең эшчәнлеген туктатырга дигән карар кабул ителде.

Илдус Зарипов хәбәр иткәнчә, хәзер җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләр алып барыла. Балаларның иминлеген тәэмин итү өчен алар уку елы башланганчы бетерелергә тиеш.

Балалар яңа уку йорты төзелешенә кадәр җирле мәктәптә укуларын дәвам итә алсын өчен барлык мөмкинлекләр дә карала.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International