Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Советының чираттагы утыз сигезенче сессиясе узды. Анда Илдус Зарипов катнашты.
Утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды. Аерым алганда, 2019 елда район бюджетының үтәлеше турында фикер алыштылар.
Шулай ук депутатка, Җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, Лаеш районы җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының(иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен җаваплылык чараларын куллану турында Карар кабул итү тәртибе кабул ителде.
Лаеш районы матбугат хезмәте