Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе 2026 елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләрне индексацияләде. Арттыру төбәкнең 85,7 меңнән артык яшәүчесенә кагылды. Индексация проактив рәвештә үткәрелде — пенсионерларга берәр урынга мөрәҗәгать итәргә яки гариза бирергә кирәкми. Түләүләр гадәти җиткерү графигы буенча керәчәк.
Индексация күләме 6,8% тәшкил итте — ул узган елдагы пенсионерның яшәү минимумы үсешеннән чыгып билгеләнде.
«Индексацияне автоматлаштыру кеше факторын һәм клиент хезмәтләрендә чиратларны бетерү мөмкинлеген бирде. Йөз меңләгән яңа исәпләүләр хәзер центральләштерелгән тәртиптә берничә көн эчендә башкарыла. Бу — безнең дә, пенсионерларның да ресурсларын бик зур дәрәҗәдә экономияләү. Шул ук вакытта исәп-хисапның төгәллеге абсолют булып кала, ә түләүләрне алу сроклары үзгәрми», — дип билгеләп үтте автоматлаштырылган алымның өстенлекләрен РФ СФның ТР буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Апрель индексациясе үткәрелгән пенсионерларның күпчелегенә түләүләр инвалидлык яки баш тәэмин итүчене югалту белән бәйле рәвештә билгеләнгән. Моннан тыш, арттыру түбәндәге категорияләргә кагылды: Бөек Ватан сугышында катнашучылар; «Блокадалы Ленинградта яшәүче», «Камалган Севастополь яшәүчесе», «Камалган Сталинград яшәүчесе» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар; чакыру буенча хезмәт иткән хәрбиләр; радиация тәэсиренә дучар булган гражданнар; очучы-сынаучылар һәм башка категорияләр.
Индексация нәтиҗәсендә дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиянең уртача күләме мең сумнан артыгракка артачак һәм 16,1 мең сум тәшкил итәчәк; инвалид балаларның социаль пенсиясе уртача күләме 1,4 мең сумга артып, 22,6 мең сумга кадәр җитәчәк; беренче төркем инвалидлыгы булган балачактан инвалидларның айлык пенсиясе 1,4 мең сумга артачак һәм 22,6 мең сум тәшкил итәчәк.
Һәр алучы өчен өстәмәнең фактик күләме пенсиянең индивидуаль зурлыгына бәйле булачак.
Карау буенча түләү дә артты. 1 апрельдән республика Социаль фонды 80 яшькә җиткән кешеләргә һәм беренче төркем инвалидларына билгеләнә торган карау буенча түләүне дә арттырды. Индексациядән соң түләү күләме 1,5 мең сумга кадәр үсте. Өстәмә автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм арттырыла — бернинди өстәмә гамәлләр таләп ителми.
Консультация алу өчен бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8 800 100 0001 (тәүлек буе, шалтырату бушлай).