Синоптиклар Татарстанда томан һәм яшен турында кисәтте

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

8 июньдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Шулай ук төнлә һәм көндез яшенле яңгыр көтелә, яшен вакытында көньяк — көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ " хәбәр иткәнчә, киләсе атна башында Татарстанда җылыту дәвам итәчәк.

8 һәм 9 июньдә төнлә 11дән 16 градуска кадәр җылылык көтелә, көндез 22дән 27 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International