Бүген Лаеш районы Советында Илдус Зарипов гражданнарны шәхси кабул итте. Аерым алганда, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, авыл хуҗалыгын, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә, яңа мәдәни объектлар булдыруга, спортны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү, гадәттәгечә, сишәмбе көнне үткәрелә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация түбәндәге адрес буенча башкарыла::
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17 яки 8(84378) 25727 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан саклану чараларын кулланып кабул итүгә килүегезне сорыйбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте.