ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 11 июньдә Татарстанда урыны белән яңгыр, яшен һәм боз көтелә, дип кисәтә. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин.
Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин.
Термометр баганалары көндез 22-27 градус булачак, төнлә температура 12-17 градуска кадәр төшәчәк.