Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүген киңәшмә уздырачак, анда ТР Президентын сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча төп чаралар планын караячак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
"Бүген Татарстан Республикасы Президентын сайлау буенча сайлау кампаниясенә старт бирелде. ТР Дәүләт Советы 2020 елның 13 сентябренә — бердәм тавыш бирү көнендә сайлауларны билгеләү турында карар кабул итте. Карар рәсми басылып чыкканнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатларны тәкъдим итү этабы башланачак", - диде Кондратьев.
"Бүген бездә ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышы планлаштырылган, анда сайлау процессын оештыру мәсьәләләренә кагылышлы берничә карар кабул итәчәкбез",- дип сөйләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.
"ТР Президентын сайлауларны оештыру һәм үткәрүдә, республиканың Үзәк сайлау комиссиясеннән тыш, 65 территориаль сайлау комиссиясе, 2810 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк", — дип ачыклык кертте Андрей Кондратьев.
Президент кампаниясе белән беррәттән, 2020 елның 13 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан территориясендә шулай ук массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук Татарстан Дәүләт Советына һәм РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар үткәрү планлаштырыла.