Татарстан авылларында Сабантуйны 4 июльдә бәйрәм итәргә тәкъдим иттеләр. Бу датаны Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов атады.
"Урыннарда авырулар санының агымдагы торышын исәпкә алып, үткәрүнең максатчанлыгын үлчәргә, шулай ук халыкның фикерен дә исәпкә алырга кирәк«, - дип әйтелә аның сүзләре»ТР Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясе сайтында.
Ахыргы карар муниципаль берәмлекләр башлыклары тарафыннан кабул ителәчәк.
Бу көн быел онлайн-форматта узачак традицион Мәскәү Сабантуена туры килә. 1 миллионнан артык кеше Интернет челтәрендә бөтенхалык яраткан бәйрәмен карый алачак.