16 июнь көнне 14:00 сәгатьтә «Минем Тавыш» беренче онлайн-форумы узачак

2020 елның 15 июне, дүшәмбе


✅ Татарстанлыларны Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплау сораулары буенча оештырылачак бөтенроссия тавыш бирүләрендә һәм 13 сентябрьдә уздырылачак бердәм тавыш бирү көнендә нинди яңалыклар көтә?✅Тавыш бирүдә катнашучыларның сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү өчен нинди чаралар күреләчәк?
✅Яңа чынбарлык шартларында тавыш бирү процессларының үтә күренмәлелеге һәм участокларда күзәтүләр ничек башкарылачак? 

Онлайн-форумның беренче сессиясендә экспертлар әлеге һәм башка сораулар буенча фикер алышачак.

Онлайн-форумда чыгыш ясыйлар:
− Николай Булаев, Россия ҮСК Рәисе урынбасары
− Андрей Кондратьев, ТР ҮСК Рәисе
− Борис Менделевич, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты
− Александр Брод, «Гражданлык контроле», Ассоциациясе рәистәше, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары Советы әгъзасы
− Алена Булгакова, «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» Ассоциациясенең башкарма директоры
− Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, һәм башка экспертлар.
❗️Онлайн-форумны түбәндәге сылтама буенча карагыз һәм сорауларыгызны юллагыз: https://www.youtube.com/watch?v=wlVBcfWCnME&feature=youtu.b. ❗️Трансляцияне шулай ук Татарстан Республикасының рәсми аккаунтында да карарга мөмкин булачак:  https://vk.com/nashtatarstan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International