Бүген Лаеш районында куяннар, кабан һәм пошилар өчен җимлекләр урнаштырылды. Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышкы чорга әзерлек эшенә керештеләр. Бүген Лаешның 2нче мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән бергә белгечләр Лаеш районының Көек авыл җирлеге урманнарында җимлекләр, порхалища һәм солонцалар әзерләделәр һәм урнаштырдылар.
Акцияне хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Михаил Ерошомов үткәрде. Ул табигатькә сак караш турында сөйләде һәм «Мин һәм Кызыл китап»дигән балалар эшләнмәләре конкурсында актив катнашырга чакырды.
Тоз, салам, ашлык һәм башка азык терлекләрне салкын сезонда ашатырга мөмкинлек бирәчәк, төрле авыруларга каршы торучанлыкны арттырачак һәм контрольсез миграция кирәклеген төшереп калдырачак, хайваннар саклана торган территорияләрдә салкыннарны тыныч кына кичерә алачак.
Лаеш районы матбугат хезмәте